Хәләл көчең белән төзегән тормышның бәрәкәтен күреп яшәргә язсын, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ә мәгънәсенә авырлык килгәч кенә ныклап төшенәбез бугай...
Берничә ел дәвамында, үзем өчен дия-дия, көчемне, тырышлыгымны куеп, йорт салып чыгу бәхетенә ирештем. Соңрак йорт янәшәсенә матур булып, рәттән гараж, мунча, подсобка, җәйге аш бүлмәсе дә тезелде. Боларын күрше белән бер түбә астына һәм бер стенасы уртакка эшләнде. Чөнки җир участоклары хәзер 25-40 сутый түгел...
Тормыш булгач, әллә язмыш кушуы булгангамы, узган ел үзем өчен дип салган йортны саттым. Ике ел дәвамында сатасы килмичә йөргәнне әйтеп тә тормыйм. Һәр каккан кадагы, ишегалдында чәчкән үләненә кадәр кадерле иде миңа. Бу карарга килү авыр булса да, былтыр көзен сатып алабыз дигән бик тырыш, эшчән гаиләне күреп, йортым ышанычлы кулларда булуына инанып, тыныч күңел белән саттым. Инде матур гына шушы йортта яшәгән гаиләгә тетрәндергеч кайгы килер дип, кем уйлаган?... Бүген иртәнге якта гараж, мунча һәм башкаларны ут ялмап алган. Ни сәбәпле икәнен тиешле хезмәтләр ачыклар әлбәттә.. Күршенеке бн бер түбә астында да бит.
Зыян гараж (андагы әйберләр), подсобка, мунча гына да түгел, гараж алдындагы навес астына куелган машина да тулаем янып бетә...
Әлдә ярый йортка күчеп өлгермәгән ут, янгын сүндерүчеләргә рәхмәт..
Кеше кайгысына битараф булмаучыларга мөрәҗәгатем - Изге Рамазан аенда бу гаиләгә булдыра алганча ярдәм итсәк иде. Тамчыдан да күл җыела бит.
РЕПОСТ ЯСАСАГЫЗ ДА ЗУР ЯРДӘМ!
Барыгызга да хәләл көчегез белән төзегән, булдырган тормышыгыз, тапкан малыгызның бәрәкәтен күреп яшәүләр язсын иде!
Альфия +79172475987 (картага береккән)